"ПСО - Казань" ҖЧҖ Казан Мэрына ул вакытка кадәр дублер-дамбаны төзеп бетерергә вәгъдә бирде.
Аэропортта Төрекмәнстан президентын Рөстәм Миңнеханов, Илдар Халиков һәм Илсур Метшин каршы алды.
(KZN.RU, 16-нче май). Кичә "Казан" халыкара һава аланында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстандагы төрекмән диаспорасы вәкилләре, шулай ук, Казан югары уку йортларында белем алучы төрекмән студентлары каршы алды.
Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов Корбануглы Бәрдымөхәммәдовны кайнар сәламләде. Татар милли киемнәрен кигән кызлар иң элек чәк-чәк белән сыйлады, соңыннан ак розалар бәйләмен бүләк итте.
Иртәгә Төрекмәнстан Президенты программасында Татарстан җитәкчелеге белән очрашулар, Казан Кремленә бару, IT-парк эшчәнлеге белән танышу, "Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар каласы һәм Зөя шәһәр утравы" проектын тәкъдим итүдә катнашулар көтә.
Моннан кала, иртәгә хезмәттәшлек турында меморандум имзаланыр дип көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.
Башкарылган эш сыйфатын Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде.
Киңәшмәдә башкала Мэры Илсур Метшин катнашты.
Бөек Ватан сугышы ветераны армиягә Казан сәнгать училищесының 1-нче курсыннан соң чакыртып алынган
(KZN.RU, 8-нче май). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин якынлашып килгән Җиңү бәйрәме белән Бөек Ватан сугышы ветераны Үзбәк Хәбибуллинны котлады.
(KZN.RU, 2-нчемай). Илсур Метшин бүген Казанның гомеопатия үзәгендә булып кайтты. Әлеге үзәк шәһәребезнең Достоевский, 74а адресы буенча урнашкан. Татарстан башкаласы Мэры шәһәр халкын әлеге үзәктә дәвалау шартлары белән танышты.