
1969 елның 24 апрелендә Түбән Кама шәһәрендә туа. Казан Дәүләт Университетының юридик факультетында хокук белеме белгечлеге буенча укый (1992). Университетны тәмамлагач, 1992 елда шул ук факультетның аспирантурасында укуын дәвам итә. Юридик фәннәр кандидаты.
1988-1989 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә.
1993 елда Казан шәһәренең Совет районы администрациясендә торак хосусыйлаштыру агентлыгы мөдире итеп билгеләнә.
1995-97 елларда – Казан шәһәре Совет районы администрациясе аппараты җитәкчесе
1997-98 елларда – Вахитов районы администрациясе Башлыгының беренче урынбасары - “Казанский Посад” территориясе префекты.
1998-2005 елларда – Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре администрациясе Башлыгы. (2005 елдан – “Түбән Кама муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Башлыгы). “Нижнекамскнефтехим” ААҖ Директорлар Советы әгъзасы.
2000 - 2004 елларда – ТР Дәүләт Советының икенче чакырылыш депутаты.
2005 елның ноябрь аеннан – Казан шәһәре администрациясе Башлыгы, 2006 елдан – Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитет Җитәкчесе. 2006 елның март аеннан – Казан Шәһәре Думасы депутаты. 2006 елның 17 март мартыннан – Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы.
2007 елның апрель аеннан БМО җирле үзидарә буенча Киңәшмә советы составына кертелә.
2006 елның октябрь аеннан - “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” дөньякүләм оешмасының вице-президенты – “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” дөньякүләм оешмасының Евроазиат бүлеге Президенты.
Дөньякүләм мирас шәһәрләр, Зур шәһәрләр һәм башкалалар Халыкара Ассамблеясе, Россиякүләм Тарихи шәһәрләр һәм регионнар Берлеге Оешмалары вице-президенты (шулай ук Тарихи шәһәрләр палатасы Рәисе). Россия шәһәрләре Берлеге идарәсе составына керә.
“Ел мэры” номинациясендә “Россия милли Олимпы” премиясе (2002 ел), “Россия хакына” ордены (2003 ел), “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005 ел); Эшендәге уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясенең Хөрмәт ордены (2009 ел). Аның җитәкчелегендә Түбән Кама “Россиянең иң төзекләндерелгән шәһәре - 2001”, Казан шәһәре II Россиякүләм бәйгесендә “Россиянең иң яхшы муниципаль берәмлеге” (2007 ел) исемнәренә лаек булдылар.
Өйләнгән, дүрт баласы бар.
Хоккей, футбол, музыка белән шөгыльләнә.
Инглиз телен белә.